Воскресенье, 05.05.2024, 07:28
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Отдел культуры Сармановского муниципального района
    Главная » Архив материалов
     
    1 нче апрель - Халыкара кошлар көне. Шул уңайдан Күтәмәл авыл китапханәчесе Хөснуллина Гөлфирә башлангыч сыйныф укучыларына кошлар белән бәйле уеннар оештырды. Кичәдә сынамышлар, мәкальләр, табышмаклар әйтелде. Слайдлар ярдәмендә кайбер кошларга гына хас булган үзенчәлекләре, кош тавышларын танырга өйрәнделәр. Кичә балаларның фәнни яктан үсешен арттырды.
    Просмотров: 720 | Добавил: Elza | Дата: 06.04.2012 | Комментарии (0)

    2апрель -Халыкара балалар китабы бәйрәме уңаеннан балалар китапханәсе сәнгать мәктәбендә Сарман гимназиясенең китап сөюче башлангыч сыйныф укучыларын балалар иртәсенә җыйды. Бәйрәмгә районыбызның йөзек кашы, язучы Дамир абый Гарифуллинны да чакырылды. Татар халык әкиятенә эшләнгән презентация белән башланып киткән иртәне китапханәнең методисты Каримова Эльза һәм әйдәп баручы китапханәче Нариманова Алсу дәвам иттеләр. Балалар иртәсендә без иң күп китап укучы һәм китапханәгә йөрүче балаларны билгеләп үттек аларга мактау хатлары һәм китаплар бүләк ителде. Тапкырлыкны, зирәклекне сынап карар өчен балаларга"Брейн-Ринг” уены тәкъдим ителде. Уеннарыбыз тәмамланып финишка килеп җиткәч жюри членнары Дамир абый Гарифуллин һәм әйдәп баручы китапханәче Фәһимә Шәрәфетдинова йомгак ясап ,җиңүчеләр билгеләп бүләкләр таратылды. Балалар иртәсе азагында сүз мәртәбәле кунагыбыз, берсеннән берсе кызык ... Читать дальше »
    Просмотров: 418 | Добавил: Elza | Дата: 03.04.2012 | Комментарии (0)

     
     
     
     
    Рангазар авылы мәдәният йортында  авылдашыбыз, язучы Р.Кәраминең "Иҗатта табылган бәхет" дип аталган иҗат кичәсе үтте.
    Очрашуга язучының авылдашлары, балачак дуслары, сыйныфташлары, аның иҗатын сөючеләр җыелган иде. Юбилярны гомер бәйрәме белән авыл җирлеге башлыгы Нуриахметов А.Я. котлады.Кичәдә катнашучылар авыл китапханәчесе Хаҗиева А. төзегән китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Кичәне "Күңел" радиосы хезмәткәре Румил Кәрамиев алып барды.Кичә җырлар, биюләр белән үрелеп барды.
    "Иң кадерле очрашу- бүгенгесе" диде Р.Кәрами, авыл китапханәсенә китаплар бүләк итеп.
    Просмотров: 373 | Добавил: Elza | Дата: 12.03.2012 | Комментарии (0)

         Сарман районы Юлтимер мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Ягез әле, егетләр” исемле КВН үткәрелде. 24 февраль көнне шул ук кичә Азалак мәдәният йортында узды.  КВН да Юлтимер һәм Азалак яшьләре командалары катнашты.
    Просмотров: 544 | Добавил: Guzel | Дата: 01.03.2012 | Комментарии (0)

     
     
    23 нче февраль көнне Иске Минзәләбаш авылында "Сүзләрең затлы булсын,телләрең татлы булсын"исемле КВН үткәрелде. Чарага яшь гайләләр чакырылган иде.Китапханәче Гарифуллина Айзирәк оештырган һәм алып барган бу кичәдә зирәклеккә, тапкырлыкка нигезләнгән биремнәр "Иң матур ярым", "Үз парыңны тап", "Кем банкы тизрәк тула", "Татлы сүзләр", "Иҗади конкурслар" тамашачылар тарафыннан бик яратып кабул ителде.Кичә азагында җиңгән парлар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
    Просмотров: 377 | Добавил: Elza | Дата: 01.03.2012 | Комментарии (0)

       
     
    10 нчы февраль көнне Минзәләбаш авыл китапханәсендә студентлар белән очрашу булып узды. Кичәгә студентлар, югары сыйныф мәктәп укучылары, "Җәлил" агрофирмасы җитәкчесе Яхья Наилович Фасхетдинов чакырылган иде.Кичә студентларның, агрофирма җитәкчесенең эчтәлекле чыгышлары, төрле уеннар белән үрелеп барып, бик җылы тәэсир калдырды.
    Просмотров: 464 | Добавил: Elza | Дата: 01.03.2012 | Комментарии (0)

     
     
     16 нчы февраль көнне Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбе авыл китапханэсе белән берлектә патриот шагыйрь М.Җәлилне искә алу коне унаеннан кичә үткәрде.
     
    Просмотров: 383 | Добавил: Elza | Дата: 01.03.2012 | Комментарии (0)

     
           16 февральдә үзәк китапханәдә якташыбыз язучы Рәфкать Кәрамигә 70 яшь тулу уңаеннан «Горурлыгы туган ягымның» исемле кичә үткәрелде. Әдипнең тормыш юлы һәм «Сагышлы кояш», «Кичке уйлар», «Мәхәббәт бураннары», «Йөрәгемне ут алган», «Олы юл да сикәлтәле», «Җепшек кар ява» әсәрләре белән библиограф Гөлнур Мадьярова таныштырды. Репрессия елларында хаксызга рәнҗетелгән якташлары истәлегенә багышлап «Каргышлы этаплар» романын яза. Бу турыда укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Рәзинә Гарифуллина сөйләде.
           Рәфкать Кәраминең басылып чыккан китапларыннан һәм аның турындагы язмалардан «Асыл якның асыл улы» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. DVD-дисктан концерт каралды. Кичәгә килгән өлкәннәр бик теләп фикер алышуда катнаштылар.
    Просмотров: 604 | Добавил: Elza | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

       14-февраль көнне Әлмэт авыл китапханәсендә мәдәният йорты,авыл советы белән берлектә,Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 23 ел тулу уңаеннан, әдәби кичә уткәрелде.Анда сәламәтлекләрен калдырып кайткан авылдашларыбыз Юнысов Илдус, Маликов Ләззәт,Хайбрахманов Рубисның әти-әниләре чакырылды.Аларга концерт номерлары курсәтелдэ, ата-аналар истәлеклэр белән уртаклашты,авыл жирлеге башлыгы Данияр Әнвәр улы чыгыш ясады.Истэлекле буләклэр бирелде.Кичә чәй остәле артында дәвам итте.
    Просмотров: 428 | Добавил: Guzel | Дата: 17.02.2012 | Комментарии (0)

          4 февраль 19.00 сәгатьтә Чукмарлы авылы мәдәният йортында сайлауларга багышланган "Бер яшьлектә, бер картлыкта яңгырасын безнең җыр" дигән чара үткәрелде. Чараны Ветераннар советы председателеТуктарова З.Н. башлап җибәрде. Шулай ук "Бердәм Россия" партиясының җирле бүлекчәсе башкарма комитетының җитәкчесе Шарафутдинов Р.М. һәм авыл советы председателе Мостафин Ф.А. чыгыш ясадылар.Шуннан соң бәйрәмне конөерт номерлары дәвам итте. 
    Просмотров: 708 | Добавил: Guzel | Дата: 16.02.2012 | Комментарии (0)

    « 1 2 3 4 5 »
    Конструктор сайтов - uCozCopyright MyCorp © 2024