Рангазар авылы мәдәният йортында авылдашыбыз, язучы Р.Кәраминең "Иҗатта табылган бәхет" дип аталган иҗат кичәсе үтте.
Очрашуга язучының авылдашлары, балачак дуслары, сыйныфташлары, аның иҗатын сөючеләр җыелган иде. Юбилярны гомер бәйрәме белән авыл җирлеге башлыгы Нуриахметов А.Я. котлады.Кичәдә катнашучылар авыл китапханәчесе Хаҗиева А. төзегән китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Кичәне "Күңел" радиосы хезмәткәре Румил Кәрамиев алып барды.Кичә җырлар, биюләр белән үрелеп барды.
"Иң кадерле очрашу- бүгенгесе" диде Р.Кәрами, авыл китапханәсенә китаплар бүләк итеп.
|