2 нче сентябрь көнне Габдулла Тукайның 125 ел тулу уңаеннан Сарманның ин борынгы урамнарының берсе,Тукай урамында, тантаналы бәйрәм булып узды. Бәйрәмне башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Әхмадуллин башлап җибәрде.Соңгы елларда авыл җирлеге буенча башкарылган эшләр турында сөйләде, монда яшәүчеләргә исәнлек-саулык, бәхет-шатлыклар теләп, урамда башланган эшне, озакка сузмыйча, төгәлләячәкләрен әйтте.
Тукай урамы ул көнне күп матур җырлар, шигырьләр ишетте, кайнар коймаклар белән чәйләр әчтеләр, кечкенә генә булсада, бүләкләр өләшенде.Тукай елына багышланган бу матур чараны үзәк китапханә коллективы әзерләп үткәрде. Шулай итеп, сөекле Тукаебыз исемен йөрткән шушы кечкенә генә уранмның да үз бәйрәме булды.
Бу бәйрәмне үткәрергә матди ярдәм күрсәткән Миргалимов Ләззәт һәм Солтанов Гамирларга зур рәхмәт белдерәбез.
|