Воскресенье, 05.05.2024, 07:04
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | новости | Регистрация | Вход
Меню сайта
Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Отдел культуры Сармановского муниципального района
     
     
     
     
     
     
     
     
           7 нче сентябрьда балалар китапханәсендә Р.Хафизованың "Кашкарыйлар озын гомерле” китабы буенча фикер алышу үтте.Патриотик тәрбия бу әсәрнең үзәген тәшкил итә.Әңгәмәнең максаты сугыш чоры баласының максатчан, зур ихтияр көченә ия икәнен аңлату, балаларда иң матур сыйфат, аларның өлкәннәр тормышына битараф түгеллеген аңлату булды.Фикер алышу барышында "Кашкарыйлар- затлы чәчәкләр” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, укучылар кызыксынып Р.Хафизованың башка китпларын да сорап алдылар. Әңгәмә бик җанлы үтте, бирелгән сорауларга укучылар теләп җавап бирделәр һәм әсәр буенча тест эшләделәр. Фикер алышу Р.Хафизованың "Кашкарыйлар-озын гомерле” китабына эшләнгән буклетлар тарату белән тәмамланды.
     
     
     
                  22 нче  августта балалар  китапханәсендә "Рамазан-айлар солтаны" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Бу көнне балалар, ураза нәрсә ул? Иманны ничек ныгытырга? Ураза тоту турында киңәшләр тыңладылар һәм күргәзмәдәге "Ураза турында иң җайлы китап"," Балаларга үгет нәсыйхәт", дигән китаплар белән таныштылар.          
     
     
                        
     
     
     
     
     
                     17 нче августта Сарман балалар китапханәсендә Т.Исмагыйловның "Сарман" китабына презентация үтте.Кунакка "Сарман" китабын чыгаруда зур өлеш керткән районыбызның күренекле язучысы Дамир абый Гарифуллин чакырылды."Кояшкай" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары туган якның күренекле шәхесләре, үткәне һәм киләчәге белән таныштылар. 
                     Балалар китапханәсе "Сарман" китабына багышлап "Сарманым- гомер бишегем"исемле буклет әшләде һәм балаларны аның белән таныштырды.
                     Презентация азагында "Күкрәп яшә, Сарманым" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
     
     
     
     
     
           
    Конструктор сайтов - uCozCopyright MyCorp © 2024