10 нчы февраль көнне Минзәләбаш авыл китапханәсендә студентлар белән очрашу булып узды. Кичәгә студентлар, югары сыйныф мәктәп укучылары, "Җәлил" агрофирмасы җитәкчесе Яхья Наилович Фасхетдинов чакырылган иде.Кичә студентларның, агрофирма җитәкчесенең эчтәлекле чыгышлары, төрле уеннар белән үрелеп барып, бик җылы тәэсир калдырды.
|