28 август көнне Сарманның культура һәм ял паркында Республика көненә багышланган тантана булды.
Ул муниципаль район башлыгы урынбасары Г.Сәляхованың котлавы белән башланып китте. Аннан концерт булды. Районның иң оста җырчылары, күп фестивальләр, конкурсларда призлы урыннар алган сәхнә осталары матур җырлар башкардылар, бию коллективлары чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде. Кичәне А.Тимергалина һәм мәдәният йорты хезмәткәре И.Салихова алып барды.
|