26 нчы апрельда Сарман балалар китапханәсендә "Еллар аша миңа Тукай дәшә" дип исемләнгән балалар иртәсе презентация белән башланып китте. Китапханәче Нариманова А. А. кечкенә Тукайның тормышын тасвирлады, шагыйрьнең әкиятләренә нигезләнеп төзелгән табышмак-сорауларга балалар бик теләп җавап бирделәр. Иртәне Иске Әлмәт авылыннан килгән Юнысова Аделина шигырьләре белән ямьләндерде. Бәйрәмебез Тукай шигырьләреннән төзелгән әкиятләр белән тәмамланды.
|