1 нче апрель - Халыкара кошлар көне. Шул уңайдан Күтәмәл авыл китапханәчесе Хөснуллина Гөлфирә башлангыч сыйныф укучыларына кошлар белән бәйле уеннар оештырды. Кичәдә сынамышлар, мәкальләр, табышмаклар әйтелде. Слайдлар ярдәмендә кайбер кошларга гына хас булган үзенчәлекләре, кош тавышларын танырга өйрәнделәр. Кичә балаларның фәнни яктан үсешен арттырды.
|