26 гыйнварда үзәк китапханәнең уку залында " Бу дөньяның мин бер кисәкчеге....” исемле информация көне / әдәби- музыкаль кичә / үткәрелде. Бу кичәдә Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган җәмәгать эшлеклесе, язучы, шагыйрь, драматург Разил Вәлиевнең 65 яшьлек юбилеена багышланды. Ул көнне әдипнең тормыш юлы , иҗаты яктыртылды. Бу кичәдә " Яшисе килә” повесте турында укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Р. Гарифуллина сөйләде. Шагыйрнең " Театр”, "Якташлар”, "Үзгәрергә” шигырьләрен әйдәп баручы китапханәчеләрЛ.Фәретдинова, И.Нигъматуллина, Р.Шәмсетдиновалар укыдылар. Аудио- видео дисклардан "Бер алманы бишкә бүләек”, "Ядкаръ”, "Зинһар өчен кермә төшләремә” дигән җырлар яңгырады. Әдипнең китапларыннан "Иҗади дәрткә, сәяси дәрманга ия” дигән китап кургәзмәсе төзелде. Кичәне әзерләде һәм алып барды Г.Мадьярова.
|